Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан митрополиты Кириллның Раштуада гыйбадәт үткәрү урыны билгеле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Иисус Христосның туган көне хөрмәтенә Казан Изге Ана иконасының кафедраль соборында гыйбадәт үткәрә. Искәртик, әлеге гыйбадәт урыны Казанда Зур Кызыл урамы, 5нче йорт адресы буенча урнашкан.
Татарстан митрополиясе сайтында хәбәр ителгәнчә, төнге литургия 6 гыйнварда 23:30 сәгатьтә, ә гыйбадәт 00:00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук 7 гыйнварда Бөек Раштуа кичәсе планлаштырылган. Кичке гыйбадәт 16:00 сәгатьтә башлана.
Порталда аныкланганча, 6 гыйнварда Казан Изге Ана иконасының кафедраль соборында Раштуа сочельнигы һәм изге Иоанн Златоуст литургиясе узачак. Гыйбадәт 8:00 сәгатьтә башлана. Соңрак шул ук чиркәүдә бәйрәм гыйбадәте 17:00 сәгатьтә була. 6 гыйнварда 23.00 сәгатьтә 3нче һәм 6нчы сәгатьләр гыйбадәте башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз