news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан митрополиты Феофан Раштуа бәйрәме гыйбадәтләрен үткәрәчәк

Татарстан митрополиясе башлыгы гыйбадәтләрне Казан һәм Зөя чиркәүләрендә 9 гыйнварга кадәр җитәкләячәк.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан храмнарында Раштуа гыйбадәтләрен үткәрәчәк. Бу хакта Татарстан митрополиясе хәбәр итә.

6 гыйнварда митрополия башлыгы кичке һәм иртәнге дини гыйбадәтләрне Никольский кафедраль соборында үткәрәчәк.

6 гыйнвардан 7 гыйнвар төнендә, Раштуа бәйрәмендә, Феофан атакай Казан Кремленең Благовещение соборында Литургияне җитәкләячәк. Ул 23.30 сәгатьтә башланачак.

7 гыйнвар кичендә Казанның Петропавловск соборында митрополит төнге гыйбадәтне алып барачак.

8 гыйнварда Богородица Соборы бәйрәмендә, митрополия башлыгы иртәнге 9.00 сәгатьтә Богородица-Успения ирләр монастырендә Литургия үткәрәчәк. Ә 9 гыйнварда 8.00 сәгатьтә ул Казан Кремленең Благовещение соборында Литургияне алып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100