Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан митрополиты башлыгы Феофан колония тоткыннары белән аралашты
Митрополит тоткыннарның яшәү урыннарын, ашханәне карады һәм үзләре белән очрашып сөйләште.
(Мамадыш, 28 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстан митрополиты башлыгы Феофан эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында булды. Әлеге сәфәр кысаларында митрополит Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениесендә тоткыннар белән очрашты. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.
Митрополитны 17нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов һәм район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.
“Мондый колония барын ишеткәч, сезнең белән очрашырга булдым. Мин монда берәүнең дә кушуы буенча түгел, үз теләгем белән килдем. Чын күңелдән сезнең белән сөйләшәсем килә. Күпләрегез хаталанганына, күп гөнаһлар кылганына төшенгәндер. Төзәлергә һәм камилләшергә беркайчан да соң түгел. Күңелегездә иман нуры бар икән, иреккә чыккач, үзегезне табарга җиңел булачак”, - дип билгеләп узды митрополит.
Очрашу барышында ул тоткыннарга намус, хаталар кылудан тыелып калу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу кебек төшенчәләр хакында сөйләп нәсихәт бирде.
Шулай бу көнне тоткыннар митрополитка гозерләрен һәм сорауларын җиткерделәр. ”Без бөтен мәгълүматларны китаплар укып беләбез. Тик китаплар җитмәү мәшәкать тудыра. Шуңа күрә колония китапханәсен яңа дини китаплар белән тәэмин итсәгез иде” , - дип мөрәҗәгать иттеләр алар.
Митрополит аларның бу теләкләрен үтәргә сүз бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз