Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Минск шәһәрендәге халыкара күргәзмәдә ике йөздән артык китап тәкъдим итәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
22-26 март көннәрендә Татарстан китап нәшрияты делегациясе Минск шәһәрендә утызынчы Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак. Татарстан Республикасы стендында төрле жанрдагы 200дән артык китап урнаштыру ниятләнә. Булачак вакыйга турында «Татар-информ»га «Татарстан китап нәшрияты»ның баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова сөйләде.
«Мондый масштабтагы күргәзмәләрдә катнашу - безнең эшчәнлегебезнең мөһим стратегик юнәлешләренең берсе дип әйтергә була. Чөнки безнең үз продукциябезне тәкъдим итү генә түгел, ә хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бар», – диде ул.
Шәмсетдинова билгеләп үткәнчә, ярминкәләргә китаплар җыелмасы укучыларның ихтыяҗын һәм кызыксынуларын исәпкә алып төзелә. Шуңа күрә хәзерге вакытта укучылар арасында популяр булган басмалар сайлап алына. Аның сүзләренчә, Минскида булачак күргәзмә дә искәрмә булмаячак. Татарстан «БелЭкспо» күргәзмә үзәгендә яңа китаплар, балалар һәм яшүсмерләр өчен бестселлерлар, тарихи басмалар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты, сүзлекләр һәм татар теле буенча кулланмалар, бүләккә бирелә торган китап-альбомнар, татар классиклары китаплары һәм башка бик күп басма тәкъдим итәчәк.
«Татарстан китап нәшрияты»ннан тыш, масштаблы чарада Россиянең тагын 120 нәшрияты катнашачак. Россия стендының ике сәхнәсендә 60тан артык чара үткәреләчәк. Китаплар презентацияләре, дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, әдәби укулар, паблик-токлар, шулай ук Россиянең хәзерге язучылары һәм шагыйрьләре чыгышлары оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз