news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан министрлыгы агросәнәгать предприятиеләре арасында конкурс игълан итте
Ул ТР агросәнәгать предприятиеләренең терлек азыгын җыюга әзер булуына кагыла
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ТР агросәнәгать предприятиеләре арасында терлек азыгын җыюга әзер булуына багышланган конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Конкурс 8нән 11нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чараның максаты - терлек азыгы җыю техникасын һәм терлек азыгын саклау урыннарын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү.
Конкурс комиссиясе 25–30 майда республика районнарында булды, терлек азыгы җыю техникасын әзерләү барышы белән танышты. Комиссия составында ТР агросәнәгать комплексларының механикалаштыру һәм игенчелек белгечләре бар иде. Шулай ук машина-трактор паркының торышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Күп кенә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлек азыгы җыю техникасын әзерләү һәм ремонт эшләре план буенча бара. Кайбер хуҗалыкларда бу эш тәмамланган, машина-трактор парклары территорияләре тәртипкә китерелгән. Әмма кайбер агросәнәгать предприятиеләрендә җитешсезлекләр бар, алар 8 июньгә кадәр бетерелергә тиеш.
Хуҗалыкларның терлек азыгын җыюга әзер булуы берничә параметр буенча билгеләнәчәк: машина-трактор паркы әзерлеге, хезмәтне саклау нормаларын үтәү, терлек азыгы җитештерүнең торышы.
Хезмәтне саклауга килгәндә, хуҗалыклар эшчеләр өчен расланган инструкциягә, шулай ук механизаторларның әзерлеге һәм эшчеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә, ә комбайннарда янгын сүндерү җайланмасы булдыруга игътибар бирергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot