news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Министрлар Кабинетының «М.Җәлил премиясен тапшыру» турындагы карары чыкты

Карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру» турындагы карары чыкты.

«М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру комитеты утырышы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә:

1. 2018-2019 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча М.Җәлил исемендәге Республика премиясен түбәндәгеләргә тапшырырга:

авторлар коллективына: «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесенең әдәби бүлек мөдире Игъламов Нияз Рәүф улына, «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Якупов Илфир Илшат улына - «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивален оештырган һәм Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен;

шагыйрь, прозаик, публицист, педагог, җәлилче-галим Бадыйков Канәфи Габделбәр улына – Муса Җәлил иҗатын өйрәнү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән, дәреслекләр, укыту программалары, укыту-методик пособиеләр төзегән өчен;

«Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе балетмейстеры Батуллин Нурбәк Роберт улына - «Әлиф» хореография спектаклендәге артист хезмәте өчен;

Татарстан Республикасы «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының сәнгать җитәкчесе Сөләйманов Айдар Данил улына – югары һөнәри осталыгы, милли музыка сәнгатен актив пропагандалаганы, концерт эшчәнлеге өчен.

2. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына йөкләргә», - диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100