news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Министрлар Кабинетында 1 сыйныфка баручыларга портфель тапшырдылар

Әлеге чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында узды.

Татарстан Министрлар Кабинетында 1 сыйныфка баручыларга портфель тапшырдылар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Татарстан Министрлар Кабинетында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган брифингта беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

“Без Татарстан Министрлар Кабинетында узучы брифинглар традициясен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе уңаеннан үзгәртәбез. Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 2007 елдан үткәрелеп килә, яхшы акция”,- диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук ул булачак укучыларны яңа уку елы белән котлады һәм уңышлар, яхшы билгеләр теләде.

Портфельгә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган. Анда альбом, төсле кәгазь, буяулар, карандашлар, ручка һәм фломастерлар, шулай ук утызлап дәфтәр бар. “Кайбер учреждение һәм предприятиеләр пакетларны үз символикалары белән әзерлиләр”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль районнарга портфельләргә нинди мәктәп кирәк-яраклары тутыру турында тәкъдимнәр җибәргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100