Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Министрлар Кабинеты республикадан читтә татар телен үстерү өчен грант булдырды
Татарстанда республикадан читтә татар телен үстерү инициативаларына ярдәм итү өчен грантлар булдырылды. Республика Министрлар Кабинеты карары Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган.
Грант күләме 100 мең сум тәшкил итә. Ул ел саен биш инициативага биреләчәк. Бу акчага Татарстан Республикасыннан читтә татар телен үстерүгә юнәлтелгән мәдәни чаралар үткәрелергә яисә китаплар һәм мәкаләләр бастырылырга тиеш. Инициативаның грант биреләчәк елның 30 декабреннән дә соңармыйча нәтиҗәгә ирешүе шарт.
Грант алуга өч елдан күбрәк эш тәҗрибәсе булган һәм «Татар теле һәм әдәбияты» профиле буенча эшләүче дипломлы педагоглар дәгъва итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз