Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Министрлар Кабинеты Мәдәниятне үстерү стратегиясен 2030 елга кадәр раслады
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Мәдәниятне 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен раслады. Тиешле карар ТР хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Әлеге документ мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле сәясәт формалаштыруга, республика халкының иҗади сәләтен үстерүгә, мәдәни кыйммәтләргә ирешүне тәэмин итүгә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә гражданлык үзенчәлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Стратегия ике этапка исәпләнгән: 2025–2027 елларда яңа технологияләр һәм идарә итү карарлары эшләнеләчәк, ә 2028–2030 елларда беренче этапта тупланган алдынгы тәҗрибәләр гамәлгә кертеләчәк.
Стратегияне 2030 елга тормышка ашырудан көтелә торган нәтиҗәләр:
- Сәнгать балалар мәктәпләрендә иҗади чараларда катнашучы укучылар өлешен 90% кадәр арттыру;
- Мәдәни чараларга йөрүчеләр санын 2023 ел белән чагыштырганда 1,3 тапкыр үстерү;
- Сәнгать балалар мәктәпләрендә һөнәри әзерлеккә юнәлтелгән белем бирү программалары санын 1,2 тапкыр арттыру;
- Барлык дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча проектларны тормышка ашыру;
- Ирекле (волонтерлык) эшчәнлектә катнашучы гражданнар санын 1,6 тапкыр арттыру;
- Россия гражданлык үзенчәлеген ныгытучы проектлар санын 2,7 тапкыр үстерү;
- Тарихи-мәдәни юнәлештәге ким дигәндә 33 туристик маршрут булдыру;
- Матди булмаган мәдәни мирас объектлары өлешен 1,5 тапкыр арттыру;
- Барлык театр-тамаша оешмаларын, музейларны һәм концерт залларын электрон билет сату системасына күчерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз