news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан “Мин – профессионал” студентлар олимпиадасына гаризалар бирүдә топ-5леккә кергән

Җиңүчеләр Россия лидер компанияләрендә стажировка үтәчәк, 50дән артык катнашучы акчалата премия алачак.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан “Мин – профессионал” студентлар олимпиадасына гаризалар бирү буенча Россия төбәкләре һәм шәһәрләре топ-5легенә кергән. Бу хакта “Татмедиа”ның матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр эше бүлеге хәбәр итә.

Татарстан теркәлү буенча активлыкта бүгенге көндә бишенче урында тора. Олимпиадада катнашуга иң күп гаризалар Мәскәү һәм Екатеринбургтан кергән. Өченче урында – Санкт-Петербург, дүрттә – Төмән.

Хәзерге вакытта олимпиадада катнашу өчен 167,5 мең гариза бирелгән. Теркәлү декабрьгә кадәр дәвам итә.

Төрле белгечлек студентлары өчен “Мин – профессионал” олимпиадасы 27 юнәлеш буенча үткәрелә. Анда математика һәм машина төзелешеннән алып дизайн һәм журналистикага кадәр бар да бар. 

Җиңүчеләр Россия икътисады лидер компанияләрендә стажировка үтә ала. 50дән артык катнашучы акчалата премия алачак һәм тагын шактый кеше яшь профессионаллар уникаль базасына керәчәк.

Олимпиадага сайлап алу этабы декабрь башында онлайн уза. Югары нәтиҗәләргә ирешкән катнашучылар 27–30 гыйнварда турыдан-туры узачак йомгаклау турына чыгачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100