news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музее Екатеринбургтагы күргәзмәдә Казан бизәкле күн сәнгатен тәкъдим итте

Татарстан Милли музее Екатеринбургтагы күргәзмәдә Казан бизәкле күн сәнгатен тәкъдим итте
Фото: Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музее матбугат хезмәте

О.Е.Клер исемендәге Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музеенда Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музее һәм Татарстан Республикасы Милли музееның уртак проекты - «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсе ачылды.

Проект Казан татарлары XIX гасыр — XX гасыр башында дөньяның төрле почмакларында киеп йөргән бизәкле аяк киеме ясау кәсебенә багышланган. Күргәзмә ТР Милли музееның дөньядагы иң зур күн мозаикасы коллекциясе байлыгын һәм төрлелеген күрсәтә.

Йөзләрчә еллар дәвамында Казан сафьянчылары йомшак хуш исле күн ясау серләрен буыннан-буынга тапшырган. Казанда фәкать кулдан гына эшләнә торган җөйнең уникаль техникасы вакытлар үтү белән үзгәрмәгән — күргәзмәдә тәкъдим ителгән күн тегүчеләр, аяк киеме тегүчеләр һәм чигүчеләрнең кораллары, шулай ук эшләнмә үрнәкләре дә моны раслый.

Күргәзмә җавап проекты булды: 2025-2026 елларның кышында ТР Милли музеенда Свердловскидагы коллегалар әзерләгән «Уралның сәнгати металлы» күргәзмәсе узган иде.

Свердловск өлкә туган якны өйрәнү музее директоры Александр Емельянов, кунакларны күргәзмә ачылу белән котлап, тәкъдим ителгән техниканың уникальлеген билгеләп үтте.

«Чыннан да, тулы мәгънәсендә декоратив-гамәли сәнгать... Бу матурлык һәм осталыкны һичшиксез күрергә кирәк», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, тәкъдим ителгән технология татар халкының хезмәт сөючәнлеген һәм иҗади сәләтен күрсәтә. Ул күргәзмәне оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм аның ачылуын икенче көнне билгеләп үтелә торган шәһәр көненә бүләк дип атады.

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов искәрткәнчә, күн мозаикасы сәнгате - татар халкының гына түгел, бөтен республиканың мәдәни кодының бер өлеше, ә аның тамырлары ерак гасырларга, Пазырык курганнарының орнамент мотивларына барып тоташа. Ул искәрткәнчә, нәкъ менә шушы һөнәр татар осталарын Россиядән читтә дә таныткан һәм ул Европада бөтен Россия империясенең мирасы буларак кабул ителгән. Фәйзрахманов музейларның алга таба да хезмәттәшлек итүенә өмет белдерде һәм чыгышын: «Яшәсен дуслык! Төбәкләр һәм халыклар дуслыгы яшәсен!» - дигән сүзләр белән тәмамлады.

Күргәзмә 2026 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot