news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музееның 129 еллыгында музейга һәм аның филиалларына керү түләүсез

Татарстан Милли музееның 129 еллыгында музейга һәм аның филиалларына керү түләүсез
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

5 апрельдә Татарстанның Милли музее үзенең 129 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне музейга һәм аның барлык филиалларына керү бушлай.

«Бу көнне 1895 елда музей беренче тапкыр кунаклар өчен ишекләрен ача. 129 елдан соң кунакларны музей җыелмасыннан раритетлар белән күргәзмә ачылышы, зур музей гаиләсе – музей филиаллары белән танышу, остаханәләр, экскурсияләр, концертлар, котлаулар һәм башка күп чаралар көтә. Кунаклар даими экспозиция белән генә танышып калмый, ә махсус әзерләнгән чараларда да катнаша ала. Программа барлык яшьтәге кешеләрне исәпкә алып әзерләнгән, музей үз бәйрәмендә барлык кешеләрне көтә», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot