news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музееның 128 еллыгында илдәге иң зур кырпы балыгын тәкъдим иттеләр

Музейда кырпы балыгы, зубр, ак барс, ябалак һ.б. сирәк очрый торган җәнлекләрдән торган күргәзмә ачылды.

Татарстан Милли музееның 128 еллыгында илдәге иң зур кырпы балыгын тәкъдим иттеләр
Владимир Васильев

Милли музейның 128 еллыгы уңаеннан «Музей коллекцияләрендә табигать ядкәрләре» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең төп экспонаты - 960 кг авырлыкта һәм 4 метрдан артык озынлыктагы кырпы (белуга) балыгы тәкъдим ителде.

«Балыкның үз вакытында уылдыклары да булган. Хәзер Россиядә кырпы балыклары юк, гибридлар гына бар. Соңгы кырпы балыгын 1980 елларда тотканнар. Хәзер ул Кызыл китапка кертелгән. Россиянең барлык музейлары белән чагыштырганда бездәге балык экспонаты – иң зурысы. Бу уникаль экспонат», - диде музейның чыганаклар бүлеге мөдире Марина Новикова.

Аның әйтүенчә, балыкны 1895 елда Саратовтан ерак түгел Идел елгасында тоталар. «Балыкның итен ашыйлар, ә тиресен махсус савытка салып, ике елдан соң Санкт-Петербургның Зоология музеена җибәрәләр. Тиресен эшкәртеп, шуннан балык экспонаты ясыйлар. Император Николай II боерыгы буенча аны Казанга бүләк итеп тапшыралар. 1902 елда поездда берничә предмет кайтарыла: кырпы балыгы, зубр, төньяк боланы, ак аю һәм морж», - дип аңлатты ул.

Балык экспонаты караңгы төстә булса да, чынлыкта кырпының тәңкәләре көмеш төсендә. «Аңа якынча 70-80 яшь булган. Реставрация ясаганда, балыкның канатлары, бизләренә зыян килгәнен ачыкладык. Бер күзе, гомумән, югалган иде. Тырыша торгач, таптык. Аны XX гасыр башында Германиядә чын кырпы балыгының күзенә охшатып ясаганнар», - ди музей белгече.

Марина Новикова кырпы балыгы экспонаты һәрвакыт Татарстан Милли музеенда саклануын әйтте. «Шушы балыкны карар өчен Россиянең башка төбәкләреннән махсус килүчеләр бар. Киләчәктә музейда табигать экспозициясе булыр дип уйлыйм. Кешеләр әйләнә-тирәгә, табигатькә ягымлырак булырга тиеш», - диде ул.

128 предметтан торган күргәзмәне карарга килүчеләр Россиянең Кызыл китабына кертелгән һәм сирәк очрый торган кошлар һәм җәнлекләрне күрә алды, Евразия, Африка, төньяк һәм көньяк Америка, Австралия территориясендә яшәгән хайваннарның экспонаты белән танышты. Оештыручылар әйтүенчә, кайбер экспонатлар 20 елга якын күргәзмәгә куелмаган. Мондый проект соңгы тапкыр музей тарафыннан 2003 елда гамәлгә ашырылган.

«Кырпы балыгын кайда күреп була?» – бу безнең музейга килгән кунаклардан бирелә торган иң еш сорау. Биредә Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр бар. Кызганыч, без аларны табигатьтә башка күрә алмаячакбыз. Монда коллекцияләрне саклаучыларның өлеше бик зур. Күргәзмәне өч көн эчендә әзерләдек. Киләчәктә балалар өчен лекторийлар уздырачакбыз», - диде Татарстан Милли музейның генераль директоры Алисә Вяткина.

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, күргәзмәгә куелган экспонатларның күбесен җәмәгатьчелек күрмәгән. «Музейның 128 еллыгы эчендә миллионнан артык ядкяр кабул ителә. Фондларга сак караганнары, тарихны һәм мәдәни мирасыбызны саклаганнары өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәм. Күргәзмәне барлык мәктәп укучылары яратып карар», - диде ул.

Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов музей хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.

  • Татарстан Республикасының Милли музее – Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр ул 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора.
  • Күргәзмә нигезен 1890 елгы фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары һәм Татарстанның танылган археологы, тарихчысы Андрей Лихачевның шәхси коллекциясе тәшкил итә. Элеккеге Кунак йорты бинасында урнашкан музейның археологик фонды бай һәм биредә сирәк очрый торган этнографик, кыйммәтле нумизматик коллекцияләр, кулъязма һәм иске басма китаплар тупланмасы, татар әдипләренең шәхси архивларына караган язма фонды саклана.

 

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100