Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Милли музеендагы яңа күргәзмә комсомол юбилеена багышлана
29 октябрьдә Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы оешуга 100 ел тула.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). 24 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ), ягъни комсомол оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Комсомол тарихы – ил тарихы” дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ) - яшьләрнең иҗтимагый-сәяси оешмасы. Ул 1918 елның 29 октябрь - 4 ноябрендә уздырылган Эшче һәм крестьян яшьләрнең I Бөтенроссия съездында оештырыла. Съезд 1917 елда барлыкка килгән Эшче һәм крестьян яшьләрнең социалистик берлекләрен бердәм оешмага - Россия коммунистик яшьләр союзына (РКСМ)га туплый.
“Комсомол тарихы – ил тарихы" күргәзмәсендә бер гасырлык тарихы булган яшьләр оешмасының истәлекле вакыйгалары яктыртылган. Биредә куелган фотографияләрдә комсомол яшьләр фидакарь хезмәт куйган зур төзелешләрне, эш кораллары һәм эш киемнәрен, шулай ук Татарстан төзелеш отрядларының мемориаль әйберләрен һәм документларын күрергә була.
Күргәзмәдә бүгенге яшьләр оешмалары арасыннан “Бердәм Россия”нең Яшь гвардия, “Студентлар лигасы”, “Җиңү волонтерлары”, “Кар десанты”, төзелеш отрядлары эшчәнлеге белән танышырга була.
Күргәзмә 24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз