news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды

Истәлекле чара Ватанны саклаучылар көне һәм Кызыл Армия төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан узды.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Татьяна Иванова). Бүген Татарстан Милли музеенда Казан мәктәпләре укучыларына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Чарада яшьләргә паспортның килеп чыгу тарихы, паспортның Россия гражданнары өчен төп документ булуы турында сөйләделәр.

Истәлекле чара Ватанны саклаучылар көне һәм Кызыл Армия төзелүнең 100 еллыгы кысаларында узды. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары уйнаудан башланып китте.

Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова яшьләрне кулларына беренче төп документны алулары белән котлады. Ул “Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!” республика акциясе турында сөйләде.

Паспортларны укучыларга 1941 – 1945еллардагы Бөек Ватан сугышы мемориал-музей җитәкчесе, танылган тарихчы Михаил Черепанов тапшырды. Соңыннан укучылар һәм әти-әниләре өчен музей буйлап экскурсия оештырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100