Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музеенда «Уен Фест» халык уеннары фестиваленең финалы узачак
27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Уен Фест» төбәкара халык уеннары фестиваленең йомгаклау этабы узачак. Бу хакта Татарстан мәдәният ресурс үзәге хәбәр итте.
Масштаблы финалда Татарстанның төрле районнарыннан һәм Казаннан 12 команда катнашачак.
«Уен Фест» — халык традицияләре уен аша җанлана торган уникаль формат. Биредә Татарстан халыкларының борынгы уеннары, йолалары һәм гореф-гадәтләре яңара. Катнашучылар ярыш этапларында көч сынаша, борынгы заманның легендар сәүдә үзәге атмосферасына чума ала.
Финалда катнашучылар «Ага-Базар» иммерсив квестын узарга тиеш булачак. Анда һәр командалар зирәклеген, җитезлеген һәм осталыгын күрсәтә алачак. Моннан тыш, финалистлар сәхнәдә халык уеннарын күрсәтәчәк. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Җиңүче команда төп приз – Бөек Устюгка сәфәр белән бүләкләнәчәк.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз