Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музеенда Тукайның 140 еллыгына «Тукай эзләреннән» күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай эзләреннән» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Милли музее хәбәр итә.
Күргәзмәдә ике йөздән артык предмет тупланган: рәсем сәнгате үрнәкләре, графика, арт-объектлар һәм видео. Тәкъдим ителгән эшләрне 2022 елдан алып 2025 елга кадәр рәссамнар һәм тикшеренүчеләр Тукай биографиясе белән бәйле шәһәрләрне – Казаннан алып Санкт-Петербургка һәм Әстерханга кадәр йөреп чыгып, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән урыннарга барып туплаган. Күргәзмәне музей материаллары тулыландырган: архив фотосурәтләр, открыткалар, сирәк басмалар һәм Тукайның замандашлары белән бәйле документлар.
Проектны ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Милли музее һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге гамәлгә ашырган.
Күргәзмә 30 июньгә кадәр эшләячәк. Керү – музейга керү билеты һәм Пушкин картасы буенча.
Видео: Татарстан Милли музее
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз