news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстан Милли музеенда “Татарстанның борынгы тарихы” исемле экспозиция ачылды

^Татарстан Милли музеенда “Татарстанның борынгы тарихы” исемле экспозиция ачылды

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген ТР Милли музеенда “Татарстанның борынгы тарихы” дип исемләнгән даими экспозиция үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Ул 240 меңнән артык экспонат тәшкил иткән бай археологик тупланмага нигезләнеп оештырылган.

Әлеге тантанага ТР Хөкүмәте урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде. Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Британия музее директоры Нил Мак-Грегор, Мәдәният һәйкәлләре борынгылыгын һәм аларны яңартуны өйрәнүче халыкара үзәк генераль директоры Мунир Бушенаки (Франция), Франциянең Лувра директоры Анри Луаретт, әлеге дәүләтнең Милли музейлары Советының мактаулы Генераль администраторы Ирэн Бизо кебек башкаланың мәртәбәле кунаклары да әлеге чарада катнашты.

“Бүген безнең өчен үзенчәлекле вакыйга. Йөз елдан артык тарихы булган Милли музей бинасында Татарстанның бай тарихын чагылдырган яңа экспозициянең мәртәбәле кунаклар катнашында ачылуы, тарихта бер мизгел булып калыр”,- дип белдерде Мәдәният министры ЗиләВәлиева.

Концепциянең авторы – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Дмитрий Бугров. Иҗат төркеме: ТР Милли музейның генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Нәҗипова, аның урынбасары Светлана Измайлова, археология бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Константин Руденко һәм археология бүлегенең гыйльми хезмәткәре Ольга Бражник.

Милли музейның тарихи экспозициясен торгызу буенча фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы Индус Таһиров.

Яңа экспозициядә таш гасырдан алып, безнең эраның I меңъеллыгы ахырына кадәр булган 400 гасырдан артык дәверне гәүдәләндергән археология һәйкәлләре урын алган. Аның белән танышу – гасырлар чоңгылына искиткеч кызыклы сәяхәт кылу өчен менә дигән мөмкинлек.

Экспозициянең үзенчәлеге палеолит дәвереннән алып, тимер гасырының башлангыч чорына кадәр кешелек үсешенең гомуми тенденцияләрен борынгы кешеләрнең көнкүреш әйберләре аша яктырту. Җәмгыять үсешен күрсәтү өчен, экспозициядә “Кеше һәм табигать”, “Әйберләр дөньясында”, “Йорт һәм тышкы дөнья” кебек кешенең тирә-як белән мөнәсәбәтен чагылдыручы темалар сайлап алынган. “Төрки каганлыгы һәм Идел Болгарының башлангыч чоры” экспозициясе үзе бер аерым бүлек булып тора.

Кереш залында урын алган электрон инсталляцияләр (плазма панельле комплекслы сенсор киосклар) кунакларга Татарстан Республикасының аеруча танылган һәм кызыклы археологик һәйкәлләре буенча виртуаль сәяхәт кылырга мөмкинлек бирә. Үзеңне узган буыннарның ерак тарихында итеп тоярга һәм аларның яшәеше турында күбрәк белергә ярдәм итүче компьютер уеннары балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итә.

Алда әйтеп үтелгәнчә, экспозиция музейның 240 меңнән артык берәмлекне тәшкил итүче археологик тупланмасына таянып эшләнгән. Ачык залларда сирәк очрый торган экспонатларның төп нөсхәләре – иң борынгы полеолитт дәвере кораллары – Красная Глинка урынында табылган кремень яргычлар һәм кискечләр, бронза айбалта һәм ананьино чорына караган стелалар (кабер ташлары), эш һәм сугыш кораллары хәзинәләре, Идел Болгары башлынгыч чорының уникаль һәйкәле булган Танкеевка каберлегендә табылган IX-X йөзләргә караган көмеш битлек – музей фондларында озак сакланган яки беренче тапкыр күрсәтелгән башка әйберләр урын алган. Балчык савыт-саба, балык тоту һәм ау ятьмәләре, көнкүреш һәм һөнәрчелек әйберләре (кою формалары, бизәнү әйберләре, һөнәрчеләрнең эш кораллары) – бу табылдыкларның барысы да борынгы дәвердә төбәктә яшәгән күпсанлы халыкларның яшәеше һәм шөгыльләре турында сөйли. Скульптура фигуралары аларның таш, бронза һәм тимер дәвернең башлангыч чорындагы көнкүрешләрен гәүдәләндерә.

Археологик эзләнүләрнең материаллары торакларның кечкенә макетларын гына түгел, ә аның табигый реконструкциясен торгызырга мөмкинлек биргән Имәнкискә культурасының җир өсте торагы мисалында, безнең эраның V-VII йөзләрендәге эчке интерьер һәм көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин.

Археологлар, реставраторлар һәм дизайнерлар тарафынннан Имәнкискә культурасына багышланган бүлектә балчык савытлар яндыру өчен учак чокыры һәм елгада балык тоту өчен киртәләр реконструкциясе эшләнгән.

Киемнәре һәм кораллары иң кечкенә детальләренә кадәр торгызылган азиле һәм ананьинно культурасы вәкилләре; азиле культурасы һөнәрче хатын-кыз киеме, бизәнү әйберләре, эш кораллары һәм башка археологик культураларның вәкилләре костюмнары игътибарны үзләренә җәлеп итә.

Торак һәм костюмнарның төп реконструкцияләре, макетлар һәм аерым борынгы көнкүреш әйберләре ТР Милли археологик эзләнүләр үзәге хезмәткәрләре һәм Милли музейның фәнни реконструкцияләр бүлеге тарафыннан башкарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot