news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда «Татарстан музейлары: тарихи мирас картасы» күргәзмәсе ачыла

Татарстан Милли музеенда «Татарстан музейлары: тарихи мирас картасы» күргәзмәсе ачыла
Фото: Татарстан Милли музее матбугат хезмәте

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарстан музейлары: тарихи мирас картасы» дип аталган яңа зур күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үзенчәлекле проект кысаларында музейда беренче тапкыр Татарстанның биш районы — Арча, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары музейларының уникаль материаллары тәкъдим ителәчәк. Экспозиция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана.

Күргәзмә төбәкнең тарихи мирас картасы булачак. Ул республикабызның төрле почмакларында традицион кәсепләр, һөнәрләр, архитектура һәйкәлләре һәм күренекле шәхесләрнең исемнәре ничек саклануын һәм яңадан яшәеш алуын күрсәтәчәк.

Күргәзмәне «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасы буенча карарга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot