news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда татар меценатлыгы традицияләре турында проект тәкъдим ителә

Татарстан Милли музеенда татар меценатлыгы традицияләре турында проект тәкъдим ителә
Фото: Татарстан Милли музее матбугат хезмәте

11 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» дип аталган проект тәкъдим ителәчәк. Ул «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең грантлар конкурсы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проектны «Ярдәм» хәйрия фонды тәкъдим итә. Аның төп максаты – татар меценатлыгы традицияләрен популярлаштыру өчен социаль-агарту мәйданчыгы булдыру. Инициатива кысаларында тарихчы галимнәр катнашында лекцияләр циклы оештыру һәм татар меценатлары турында документаль фильм төшерү каралган.

Фото: Татарстан Милли музее матбугат хезмәте

Проектның мөһим өлеше – «Игелек сызыгы: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» дип аталган күчмә күргәзмә. Ул Татарстан шәһәрләре һәм районнарына, шулай ук Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә барачак. Экспозиция Юнысовлар, Апанаевлар, Аитовлар кебек танылган сәүдәгәрләр династияләре һәм бүгенге көн хәйрия оешмаларының эшчәнлеге турында сөйли.

Күргәзмә нигезендә — Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан XIX гасыр – XX гасыр башы татар хәйриячеләренең фотографияләре һәм документлары.

Фото: Татарстан Милли музее матбугат хезмәте

Презентациядә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot