news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшыралар

Чара «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» проекты кысаларында уза.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 14 мартта, Татарстан Милли музеенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшырыла. Чара «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» проекты кысаларында уза. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан балалары үзләренең төп документларын Татарстан Дәүләт Советы Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова кулыннан алачак.

Белешмә өчен: Татарстан Милли музее 2013 елдан башлап Татарстанда Федераль миграция хезмәте идарәсе белән берлектә «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» проектын тормышка ашыра. 

Башлана: 14:00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot