news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда студентлар Индус Таһиров белән очрашачак

Милли музейда "Замандаш" клубының чираттагы утырышы тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Индус Таһировка багышланачак.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ").Татарстан Милли музеенда "Замандаш” клубының чираттагы утырышы төп каһарманы тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров булачак. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Замандаш” клубында даими рәвештә тарихи һәм мәдәни вакыйгаларның шаһитлары булган танылган шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Чираттагы очрашу Индус Таһиров белән булачак.

Индус Таһировны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе итеп тә беләләр. Аның фәнни хезмәтләре инкыйлаб һәм милли хәрәкәтләр, Россиядә федератив мөнәсәбәтләр урнашу тарихына, Татарстанда милли дәүләт төзелешенә багышланган. Ул Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация проектына зур өлеш керткән галим.

Индус Таһиров Милли музей оештыра торган Татарстан тарихына багышланган конференцияләрдә еш катнаша. 15 декабрьдә узачак очрашуда галимнең дуслары һәм хезмәттәшләре, шул исәптән галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, музей хезмәткәрләре, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100