news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә тәкъдим ителә

8 майда Казанда татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда «Фатих Кәрим – шагыйрь һәм сугышчы» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фатих Кәрим – гаҗәеп язмышлы кеше. «Татар шигъриятендә Муса Җәлилдән башка Фатих Кәрим кебек тормышта һәм иҗатта батырлык күрсәткән башка шагыйрь юк», - дип язган аның турында халык шагыйре Сибгат Хәким. Алар икесе дә – Туган иленең патриотлары. Фатих Кәримнең фронт куен дәфтәрләре, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» кебек үк, музей фондларында кадерләп саклана.

Шагыйрь Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашканда шигырьләр язуын дәвам итә, солдатларның сугышчан рухын һәм җиңүгә ышанычын арттыра. Сугыш елларында ул 120дән артык шигырь, 5 поэма, 2 повесть һәм пьеса яза. 1942 елда аның «Мәхәббәт һәм нәфрәт» исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Аннан соң сугышка килеп эләккән гади кешеләрнең язмышларына багышланган «Шакир Шигаев», «Разведчик язмалары» исемле әсәрләре дөнья күрә.

Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә Кенингсбергка якынаю юлында хәрби биремнәр үтәгәндә һәлак була. Хәрби казанышлары һәм батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Хәрби иптәшләре аның гаиләсенә хатларын, документларын, куен дәфтәрләрен, шагыйрьнең шәхси әйберләрен җибәргән. Аларны шагыйрьнең тол хатыны Кадрия Ишукова ТР Милли музеена тапшырган.

Күргәзмәдә аның хәрби бүләкләре, фронт блокнотлары, гаиләсенә язган һәм кызлары Ада һәм Ләйләдән алган хатлары тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100