news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда Россия киносы көнен билгеләп үтәчәкләр

Музей кунаклары Татарстан һәм Казан тарихы, республика тарихында эз калдырган шәхесләр турында документаль фильмнар караячак.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). 27 августта, Россия киносы көнендә, Милли музей “Стоп! Снято” дип аталган махсус программага чакыра. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм 12:00 дә башлана һәм 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Алты сәгать дәвамында музей кунаклары Татарстан һәм Казан турында, дәүләт тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр турында документаль фильмнар караячак.

Тамашачылар “Татарстан – дүрт елга иле” (1930) документаль фильмын караячак. Фильмда документаль-нәфис образларда республиканың ирешкән уңышлары күрсәтелә. Шулай ук, бу көнне “Совет Татарстаны” (1945) дигән фильм да күрсәтеләчәк, анда Бөек Ватан сугышы чорында Татарстанның тарихы тасвирлана.

Программаның финалы - Казанда туган, Россия прозаигы һәм сценарист Денис Осокин белән очрашу булачак. Денис Осокин “Кече проза” номинациясендә “Дебют” премиясе, “Кинотавр” кинофестивалендә “Небесные жены луговых мари” фильмы белән иң яхшы сценарий өчен премия, шулай ук “Ника” премиясе иясе. Шагыйрь музейга килүчеләргә үзенең иҗаты турында сөйләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot