Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Милли музеенда Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына күргәзмә ачыла
7 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе эшли башлый. Ул режиссер Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына багышлана. Бу – музейның, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты. Күргәзмә режиссерның туган көнендә ачыла.
«Күргәзмәдә 300гә якын экспонат тәкъдим ителә. Яртысыннан артыгы – Милли музей фондларыннан. Режиссерның хатыны Гөлнара Сәлимҗанова күргәзмәгә гаилә архивыннан 68 әйбер тапшырган, Камал театры фондыннан исә 50дән артык әйбер – костюмнар һәм декорация эскизлары тапшырылган», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Күргәзмәнең төп өлеше Марсель Сәлимҗанов тормышы һәм иҗатына багышланган. Аның әти-әнисе – Камал театры актерлары, ТАССРның халык артисты Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина. Алар драматург Кәрим Тинчурин белән эшләгәннәр һәм композитор Салих Сәйдәшев белән бер йортта яшәгәннәр. Күргәзмәдә Марсель Сәлимҗановка бирелгән бүләкләрне күреп булачак: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дипломы (1971), Станиславский исемендәге дәүләт премиясе Дипломы (1979), «РСФСРның халык артисты» исемен бирү турында грамота (1980), «СССРның халык артисты» таныклыгы (1985).
Күргәзмәнең үзәк урынын 2001 елда Марсель Сәлимҗановка тапшырылган «Алтын битлек» премиясе алып тора. «Марсель Сәлимҗанов: тылсымлы театр» күргәзмәсе Милли музейның овал залында урнашкан. Күргәзмә ачылышына керү ирекле.
- Татарстан Милли музее матбугат хезмәте тәкъдим иткән белешмә: Марсель Сәлимҗанов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән 36 ел җитәкчелек итә. Ул 100дән артык спектакль куйган, алар арасында иң әһәмиятлеләре: «Американ» (1969), «Сүнгән йолдызлар» (1971), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Казан сөлгесе» (1985), «Зәңгәр шәл» (1985). Алар Россиянең күпмилләтле театр мәдәниятенең алтын фондына кергән. Спектакльләрендә ул милли тарих, мәдәният проблемаларын күтәрә. Аңа хәзерге тормыш контекстында традицион мәдәниятнең кыйммәтләрен саклау өчен тирән борчылу хас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз