news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмәсе ачыла

Татарстан Милли музеенда «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмәсе ачыла
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

20 августта Татарстан Милли музеенда «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмәсе ачыла. Ул «Чикләрсез Казан» циклы кысаларында үткәреләчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Күргәзмә Казанның бер гасырлык җәмәгать туклану тарихын бер киңлектә туплаячак. «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмә проекты гасырлар дәвамында Казанда туклану традицияләренең ничек үзгәрүен күрсәтәчәк.

Экспозициядә ТР Милли музее фондларында сакланучы 150дән артык предмет (Идел буе Болгар дәүләте чоры савыт-сабаларыннан алып 1920нче елларның агитацион фарфорына кадәр) тәкъдим ителәчәк. Шулай ук биредә XIX гасыр трактирындагы дивар сәгатьләрен, төрле чор менюларын, «Татар аш-су йорты» әйберләрен күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмәдә танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов гаиләсендә сакланучы мемориаль әйберләрне дә күрергә мөмкин. Аларны музейга ашчының оныгы Искәндәр Давидов тапшырган.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музееның 4нче залында (Кремль урамы, 2) 14:00 сәгатьтә ачыла. Ул 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot