news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда Казан музыка көллияте хорының «Казан утлары» концерты була

23 мартта 17:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда XXI Татар хор музыкасы фестивале кысаларында Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры «Казан утлары» дип исемләнгән концерт куя. Хорның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры - Гүзәл Ахунова.

«Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры 1990 елда татар бүлеге ачылу уңаеннан оештырыла. Хорның барлыкка килүе һәм үсеше Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева белән бәйле. Хор репертуарында Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзинең татар, башкорт халык җырлары эшкәртмәләре («Сакмар су», «Зөбәрҗәт», «Ай, былбылым», «Рәйхан») һәм татар композиторларының авторлык әсәрләре дә бар», - диде «Татар-информ»га Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта хор белән Гүзәл Ахунова җитәкчелек итә. «Бүлек укучылары татар халкының җыр традицияләрен киләчәк буынга тапшыра, аларның күбесе Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты булып эшли башлый. Әлеге хор көллият концертларында чыгыш ясый, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе опера студиясенең музыкаль проектларында катнаша», - диде ул.

Концерт Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100