news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда “Күңелем ню стилендә” дигән күргәзмә ачыла

“Милли музейда милли мәдәниятләр” дигән проект уңаеннан яңа күргәзмә 25 июльдә эшли башлый.

(Казан, 21 июль, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 25 июль көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда “Милли музейда милли мәдәниятләр” дигән проект уңаеннан яңа күргәзмә эшли башлый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.

“Күргәзмәдә үзлегеннән рәсем ясарга өйрәнгән, Әрмәнстан рәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы Вреж Киракосянның хезмәтләре урын ала, - ди Руфия Мөхетдинова. - Вреж Киракосян – социаль яктан тәэмин ителмәгән гаиләдә бишенче бала булып туган. Сабый чактан ук инвалид. Шуңа да карамастан 33 яшьлек әрмән егете – рәссам, язучы, оратор. Хатыны белән бала тәрбияләргә дә өлгерә”. 

Күргәзмәнең исеме  "Күңелем ню стилендә” дип атала. Әлеге атама егетнең иҗатын тулысынча ача. Портретлар, пейзажлар, рәсемнәрдә гади карандаш һәм пумала ярдәмендә, кылкаләм остасы тормыш юлын тасвирлаган. Презентация вакытында автор белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә тудырыла, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
 
Белешмә: “Милли музейда милли мәдәниятләр”  дигән проект  Татарстан Милли музеенда 2015 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.  Әлеге вакыт эчендә республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар әрмән, бурят һ.б. илләрнең кылкаләм осталарының иҗаты белән танышырга өлгерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100