Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музеенда Иван Бунин иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе ачылды
Татарстан Милли музеенда Иван Бунин иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе ачылды
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли музеенда күренекле рус язучысы, Нобель бүләге лауреаты Иван Бунин тууга 135 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә язучының төрле елларда, шул исәптән эмиграция чорында язылган әсәрләр, шулай ук Иван Бунин тәрҗемәсендә чит ил әсәрләре җыентыклары тәкъдим ителгән. Өстәвенә, экспозициянең күп өлешен язучының тормыш юлы һәм язмышы турында сөйләүче басмалар хасил итә. Алар арасында В.В.Лавровның «Салкын көз. Иван Бунин эмиграциядә 1920-1953 еллар» китабын билгеләп узарга була. Әлеге китапта беренче тапкыр Бунинның чит илдәге тормышы турында сөйләнә. Күргәзмәнең иң борынгы экспонаты - 1919, ә иң яңасы 2004 елда нәшер ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз