news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда “Географик диктант” язачаклар

Акция 26 ноябрдә 12:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли музее "Географик диктант” мәгариф акциясен үткәрү мәйданчыкларының берсе булачак, дип хәбәр итә музей матбугат хезмәте.

Акция 26 ноябрдә 12:00 сәгатьтә башлана. Бу чарада катнашу өчен, 292-66 -16 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк булачак.

Диктантны dictant.rgo.ru. сайтында онлайн да язарга мөмкин.

Элегрәк Татарстанда “Географик диктант” халыкара мәгариф акциясе үткәрү өчен, 30 дан артык мәйданчык теркәлгән дип хәбәр ителгән иде.

Диктант өч блокка бүленгән 30 тест биременнән тора. Беренче блокка географик аңлатмаларны һәм терминнарны тикшерү буенча биремнәр кергән, икенчесе карта белән эшли белүгә юнәлдерелгән. Өченчесе – сәяхәтчеләр көндәлегеннән һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча географик объектларны билгеләү. Диктантта иң югары бәя – 100 балл.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100