news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең шәхси әйберләре белән танышып булачак

Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең шәхси әйберләре белән танышып булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

9 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музее Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алачак һәм Милли музейда шигъри-музыкаль кичә белән экскурсия оештырачак. Экскурсия дәвамында кунаклар шагыйрьнең шәхси предметлары белән таныша алачак. Искә алу чарасы Миславский урамы, 8 нче йорт каршында 10.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»га музейның матбугат хезмәте.

  • Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан башлап әдәбият белән шөгыльләнә башлый, әмма 1938 елның 3 нче гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
  • Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары мәхкәмәсе Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.
  • 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100