news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе була

Татарстан Милли музеенда Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе була
Владимир Васильев/архив

5 июльдә 18.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның конференц-залында Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе оештырыла.

«Кичәдә җырчының дуслары һәм хезмәттәшләре аның турында истәлекләрен сөйләячәк. Яшь вокалистлар башкаруында татар һәм рус классикларының җырлары яңгыраячак, алар өчен Эмиль Җәләлетдинов - башкару осталыгы үрнәге булып тора», - диде «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Милли музее матбугат хезмәте.

Концерт программасында Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Галимова, халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Зәйнуллина, Динар Шәрәфетдинов, Азат Нургаянов, Анзор Нәбиуллин һәм башка артистлар катнаша.

Искә алу кичәсен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100