news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда Болак елгасы турында күргәзмә ачылды

ТР Милли музеенда «Җиде күпер һәм ике урам» күргәзмәсе ачылды. Ул Казансу елгасы белән Кабан күлен үзара тоташтыручы Болак елгасына багышланган.

Күргәзмә залында казанлыларның борынгы костюмнарын, «Ташаяк» ярминкәсендә саткан сәүдәгәрләрнең товарларын күрә ала. Озак вакытлар биредә сәүдә рәтләре һәм кибетләр урнашкан, ә җәй көне ел саен сатулар булган.

Күргәзмә кунаклары шулай ук Болакның һәм аның тирәсендәге урамнарының еллар дәвамында ничек үзгәрүен күрә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot