news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда Алтын Урда костюмнары турында лекция була

Татарстан Милли музеенда Алтын Урда костюмнары турында лекция була
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров «Тайны костюмов Улуса Джучи: китайские ткани в степях и ордынская мода на Руси» дигән лекция үткәрәчәк. Чараны «Миллиард.Татар» лекторие оештыра.

Лекция 25 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Кремль урамы, 2 адресы буенча уза. Ул 50 минут дәвам итә, шуннан соң тыңлаучылар тема буенча сораулар бирә алачак.

Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot