news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда «Алар беренче иделәр» күргәзмәсе ачылды

Татарстан Милли музеенда «Алар беренче иделәр» күргәзмәсе ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Алар беренче иделәр» күргәзмәсе эшли башлады. Проект беренче космонавт, СССР Герое Юрий Гагаринның 90 еллыгына багышлана. Күргәзмә ватандашларыбыз, якташларыбызның алдынгы казанышлары турында сөйли.

«Бу шәхесләр үз өлкәләрендә беренче юл салучылар буларак тарихка кереп калганнар. Юрий Гагаринның галәмгә очуы әһәмиятле, әйтеп бетергесез зур вакыйга була. Ул – галәм киңлеген яулап алган беренче кеше. Бу күргәзмәдә музей кунаклары игътибарына 300дән артык уникаль артефакт тәкъдим ителә. Алар галим һәм спортчылар, язучы һәм композитор, сәясәтчеләрнең казанышлары турында бәян итә, аларның тормышы Татарстан белән бәйле», - диде алып баручы, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова әйтүенчә, күргәзмәдә төрле гасырларда Милли музей хезмәткәрләре җыйган бай коллекцияләр белән танышырга мөмкин.

«Фәнни экспедицияләр барышында җыелган коллекцияләрне танылган шәхесләрнең туганнары да тапшырган. Монда математика, химия, физика өлкәсе, галәмгә беренче очыш һәм автомобиль узышлары белән бәйле шәхесләрне, предметларны күрергә мөмкин. Шулай ук, монда без ХХ гасырның беренче яртысында, дөньяви татар мәдәнияте барлыкка килгән елларда, татар мәдәнияте вәкилләренең бай казанышын күрсәтүче предметларны, татар шәхесләренең әйберләрен дә күрә алабыз», - диде ул.

Күргәзмә ачылышында бөтенсоюз һәм халыкара ярышларда Казанны тәкъдим итеп, Олимпиада уеннарында беренче җиңү яулаган спортчы Александр Курыновның кызы Светлана Курынова да бар иде. «Музей хезмәткәрләренә ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Алар һәр көнне Татарстанның һәм Россиянең танылган кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә катнаша. Бу эш яшь буын өчен бик кирәк», - диде ул.

Академиклар Арбузовларның музей-йорты мөдире Наталья Кареева әйтүенчә, күргәзмәдә Татарстанның беренче академиклары, химиклары – Александр һәм Борис Арбузовларның шәхси әйберләрен күреп була. «Александр Арбузовның бик күп укучылары булган, алар арасында беренче татар химик-профессоры – Гыйлем Камай. Күргәзмәдә аның «Өч валентлы мышьяк стереохимиясе турында мәсьәләгә карата» (1941) кулъязмасы урын алган», - диде ул.

«Күргәзмәдә төрле шәхесләрнең әйберләрен тәкъдим итүегез өчен рәхмәт. Казан авиация институтының беренче уку бинасы элек беренче ирләр гимназиясе булган. Анда математик-галим Николай Лобачевский, химик-галим Александр Бутлеров, спортчы Александр Курынов, галим, ракета-космос системалары конструкторы Сергей Королев һ.б. укыган. Аларның шәхси әйберләрен биредә күрү – зур бәхет!» – диде Андрей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетының тарих музее мөдире Илона Дружинина.

Соңрак музей кунаклары өчен экскурсия оештырылды. Экспонатлар арасында татар милли мәдәниятенең беренчел юлбашчыларына аерым игътибар бирелә. Шиһабетдин Мәрҗанинең кызы Һавага истәлек язуы белән бүләк ителгән китабы, Габдулла Тукайның үзе исән вакытта чыккан басмалары, Фатыйма Ильскаяның «Патша кызы Турандот» спектаклендә Турандот роле өчен тегелгән киеме (1920 еллар), аның шәхси мөһере һәм җилпәзәсе, Татар дәүләт академия театры артисты таныклыгы, Сара Садыйкованың концерт костюмы (1960 еллар), Салих Сәйдәшевның дирижер таякчыгы, Нәҗип Җиһановның кулъязмалары һ.б. тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, күргәзмәдә Казанның беренче олимпия чемпионы Александр Курынов медальләре һәм автографы, Рәшид Нәҗметдиновның бүләкләре, шашка һәм шахматлары, Эдуард Николаевның узышта кия торган комбинезоны, сәясәт өлкәсендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әйберләре – телефон өчен өстәл-подставка, идән сәгате, глобусы һ.б. тәкъдим ителә.

  • Күргәзмә 20 майга кадәр эшләячәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100