news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеенда 1917 ел вакыйгаларын чагылдырган күргәзмә ачыла

Күргәзмә гадел җәмгыять төзү өмете һәм үзгәрешләр рухы белән сугарылган дәвернең кырыс, авыр сулышын тоярга мөмкинлек бирә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 12 декабрь көнне сәгать 15.00 Татарстан Республикасы Милли музеенда «Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

“Татарстан Милли музее тупланмалары нигезендә әзерләнгән күргәзмә Казан губернасында революцион вакыйгаларның барышы турында сөйли һәм үзгәреш чорының мөһим этапларын чагылдыра, ди Руфия Мөхетдинова. - Төп вакыйгалар экспозициядә хронологик рәвештә күрсәтелә: 1917 елга кадәрге губерна тормышы, самодержавиягә каршы февраль халык чыгышлары, Казанда Октябрь кораллы восстаниесе, Совет хакимияте оештыру. Биредә рус һәм татар телләрендә Совет хөкүмәтенең тынычлык һәм җир турындагы беренче декретларын күрергә мөмкин. Губернаның шәһәр һәм өязләрендә дә яңа хөкүмәт урнаша башлый. 1917 елның ноябрендә Спас, Чистай, Тәтеш, Лаешта идарә итү Советлар кулына күчә”.

Күргәзмәдә раритет экспонатлар тәкъдим ителә, алар арасында чорның документаль шаһитлары – сәяси партияләрнең листовкалары һәм агитация плакатлары, революция барышын яктырткан рус, татар телләрендә шәһәр һәм губерна газеталары, хәрби корал, шул исәптән, Казан дары заводында табылган инглиз гаубицасы, кинохрониканың үзенчәлекле кадрлары һ.б. Безнең төбәктәге шушы тарихи вакыйгаларның алгы сафында булган В.А.Тихомирнов, В.В. Адоратский, С.Н. Максуди, Г.Г. Исхакый, М.М. Вахитов, Н.Е. Ершов, Я.С. Шейнкман, Я.Д. Чанышев һ.б. хакында аларның шәхси әйберләре, документлары, фотосурәтләре сөйли.

Күргәзмәнең бер бүлеге Россия дәүләте һәм яңа җәмгыять оешуга багышлана. Аның тарихтагы мөһим сәхифәләренең берсе булып милли республикалар һәм автономияләр, шул исәптән 1920 елда Татарстан АССР төзелү тора. Экспозициядә республиканың беренче картасы һәм байрагы кебек уникаль экспонатлар белән бергә, республиканы төзүгә нигез салучы дәүләт эшлеклеләренең фотосурәтләре һәм документлары күрсәтелә.

Күргәзмә гадел җәмгыять төзү өмете һәм үзгәрешләр рухы белән сугарылган дәвернең кырыс, авыр сулышын тоярга мөмкинлек бирә, тарихи хәтерне яңарта, 1917 ел революциясенең Россия һәм дөнья язмышындагы урыны турында уйландыра, ди проект авторлары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100