news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына 6 июньдә бушлай керергә мөмкин

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары 6 июньдә Татарстан Милли музеенда һәм аның филиалларында бушлай була алачак.

Бу көнне Габдулла Тукайның әдәби музеена, А.Горький һәм Ф.Шаляпин музеена, В.Ленинның музей-йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынскийның музей-йортына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена керү бушлай булачак.

Акция һәр айның беренче сишәмбесендә уза. Учреждениеләрнең эш графигы белән ТР Милли музее сайтында «филиаллар» дигән таблицаны сайлап танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ТР Милли музеенда 3 һәм 4 июньдә «Максим Горький эше» буенча спектакль күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә музейда «Горький+» сәнгать фестивале уза. Спектакльләр 17:00 сәгатьтә башлана. Керү билетлар буенча башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100