news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее Яңа ел бүләкләре ярминкәсе оештыра

Бишенче тапкыр узачак "Музей базары"на Татарстан һөнәрчеләре җыелачак.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") 16-18 декабрьдә Казанда Татарстан Милли музеенда Яңа ел ярминкәсе үтәчәк. Республиканың олпат музеенда бишенче тапкыр Татарстанның барлык почмакларыннан осталар һәм һөнәрчеләр җыелачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

16 декабрь – "Музей базары"ның беренче көне музей сувенирларына багышланачак. Шунда ук оештырылачак “түгәрәк өстәл”дә республика музейлары вәкилләре, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты, Һөнәрчеләр палатасы вәкилләре катнашуы көтелә.

"Музей базары" эшләгән көннәрдә музейга килүчеләрне бөтен дөнья буйлап җыелган сувенирлардан кечкенә күргәзмә көтә. Музей сувенирларын карарга, сатып алырга һәм, хәтта, үз кулларың белән ясарга да мөмкинлек тудырылачак. Бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләр осталык дәресләре үткәрәчәк. Шул ук көнне музей сувениры буенча оригиналь тәкъдимнәр бәйгесе башланып китәчәк һәм ул 2017 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләүләр көтә.

17-18 декабрь көннәрендә музей ярминкәсендә яшь дизайнерлар ясаган бизәнү әйберләре, значоклар, киемнәр тәкъдим ителәчәк.

"Музей базары" кысаларында, шулай ук Яңа ел чыршысын бизәү өчен балалар белән уенчыклар ясау осталык дәресләре, лекцияләр үткәреләчәк, Яңа ел турында кызыклы фильмнар, Казан театр училищесы студентлары катнашында театраль тамашалар күрсәтеләчәк, дип тә вәгъдә итә оештыручылар. Музей ишегалдында кышкы уеннар оештырылачак, ә Казан рестораторлары кайнар чәй һәм баллы ризыклар белән сыйлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100