news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проектын башлап җибәрә

Кичә музейда герой-шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышланган «Бер адым да артка чигенмәм» дип аталган чара узды.

Татарстан Милли музее «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проектын башлап җибәрә
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Республиканың юбилеена Татарстан Республикасы Милли музее «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проектын башлап җибәрә. Белем бирү программасына сугыш батырларына һәм тыл хезмәтчәннәренә, күренекле галимнәргә һәм мәдәният эшлеклеләренә, танылган спортчыларга багышланган күргәзмәләр һәм чаралар кертелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, кичә музейда Әдәби салонның герой-шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышланган «Бер адым да артка чигенмәм» утырышы узды. 

Аның әсәрләре – шигырьләр һәм поэмалар, повестьлар һәм пьесалар-татар әдәбиятының алтын фондына керделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы җиңелләрдән булмады. Мулла улы буларак, аны башта техникумнан чак кына төшереп калдырмаганнар, ә аннары ул «кара» исемлеккә кертелгән.

1938 елда Совет Армиясенә яла ягу дип игълан ителгән «Аникин» поэмасы өчен хөкем ителгән Фатыйх Кәрим 1941 елның 3 декабрендә азат ителә. Ул фронтка китәр алдыннан өенә кайта.

1945 елның 17 гыйнварында кече лейтенант Фатыйх Вәли улы Кәримов 3нче Белоруссия фронтында саперлар взводы командиры итеп билгеләнә. 1945 елның 19 февралендә, Кенигсберг юлындагы Җиңү бистәсендә (хәзерге Калининград өлкәсендәге), хәрби биремне үтәп, һәлак була.

Татар язучысы коллекциясен Милли музейга 1946 елда хатыны Кадрия Ишукова бүләк итә. Бу ядкарьләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында күрсәтелә. Коллекцияне шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова саклап калган фоторәсемнәр һәм документлар тулыландырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100