news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музее Рабит Батулла белән очрашуга чакыра

Очрашуга теләгән һәркем килә ала.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә торган 18 майда Татарстан Милли музее әдәби салон утырышына чакыра. Ул Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышланган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Язучы Рабит Батулла музей чараларында даими катнаша, музей коллекцияләрен тулыландырырга ярдәм итә, диелгән хәбәрдә.

Очрашуга теләгән һәркем килә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot