news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее күргәзмә мәйданнарын киңәйтәчәк

Хәзерге вакытта музей 3 мең квадрат метр мәйданда гына экспонатлар куя ала.

Татарстан Милли музее күргәзмә мәйданнарын киңәйтәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Республикасы Милли музее күргәзмә өчен мәйданны 2025 елга 14 мең квадрат метрга кадәр киңәйтә. Бу хакта Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзер безнең 3,5 мең квадрат метрлы күргәзмә мәйданы бар, әмма Кунак сарае бинасын тәртипкә китергәч, безнең экспозиция мәйданы 14 мең квадрат метр урынны алачак. Музейның 125 еллык юбилеена без өлгерә алмабыз дип уйлыйм. Киләсе юбилейга, биш елдан соң, бәлки, без бөтен Кунак сарае ишегалдын тәртипкә китерербез», — диде Нәҗипова.

Килештерү буенча барлык эшләр башкарылу белән, Татарстан Милли музее янында Фонд саклау урыны өчен дүрт катлы бина барлыкка киләчәк, ул Чернышевский урамында урнаша.

Музей җитәкчелеге федераль казнадан финанслау сорарга планлаштыра, чөнки фонд саклагычны киңәйтү эше — авыр һәм чыгымлы процесс, дип өстәде директор.

Гөлчәчәк Нәҗипова белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз, видеоверсияне Ютубта «Татар-информ» агентлыгы каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100