Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәйзрахманов билгеләнде
Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәйзрахманов билгеләнде. Музей коллективына яңа җитәкчене ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Министр генераль директор вазифаларын башкаручыга уңышлар һәм яңа постта нәтиҗәле эш теләде, аның бай тәҗрибәсенә һәм тирән һөнәри белемнәренә басым ясады, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Айрат Шамил улы Фәйзрахманов – Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты. Аның бөтен тормышы Татарстанның бай мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру белән бәйле, дип ассызыкладылар министрлыкта.
Фәйзрахманов – тарихи очерклар һәм популяр басмаларда мәкаләләр, шулай ук Казанның тарихи бистәләре һәм Казан арты буйлап экскурсия маршрутлары авторы. 2020 елның маеннан ул ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеген җитәкләде.
- 2022 елдан Татарстан Милли музеен җитәкләгән Алиса Вяткина узган атнада генераль директор вазифасыннан китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз