news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музее Иске Яңа елга бәйрәм программасы әзерләгән

13 гыйнварда музейга килүчеләрне уеннар, бәйгеләр, Кыш бабай катнашында Яңа ел программасы көтә.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Милли музее Иске Яңа ел бәйрәмен музейда каршы алырга чакыра. Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 13 гыйнварда 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Казанда Милли музейга килүчеләрне уеннар, бәйгеләр, Кыш бабай катнашында Яңа ел программасы көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot