news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музее ишегалдында «Йорт» мини-фестивале узачак

6 сентябрьдә Татарстан Милли музее ишегалдында «Йорт» мини-фестивале узачак. Фестиваль «Йортлар һәм язмышлар» проектының соңгы чарасы булачак. Бу хакта ТР Милли музее хәбәр итте.

«Йортлар һәм язмышлар» проекты берничә ай дәвамында Казанның Островский урамының тарихын, архитектурасын, мәдәни хәтерен һәм бүгенге тормышын өйрәнде. Проект кысаларында экскурсияләр, лекцияләр, дискуссияләр, иҗади чаралар һәм пленэрлар уздырылды. Катнашучылар тикшеренүчеләр һәм рәссамнар белән бергә шәһәр урамына яңа караш формалаштырырга тырышты: урамны бары тик шәһәр мохите генә түгел, ә төрле чорлар һәм кешеләр тарихын саклаган үзенчәлекле архив буларак карадылар.

Проектның соңгы чарасы – «Йорт» мини-фестивале. Фестивальдә белем бирү, тикшеренү һәм иҗади программалар бер мәйданда очрашачак. Ул шәһәр тарихына сәнгать, әдәбият һәм музыка аша яңача карарга мөмкинлек бирәчәк.

Фестивальдә теләге булган һәркем катнаша ала. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot