Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музее ишегалдында джаз музыкасы концерты узачак
26 июньдә 18:00 сәгатьтә Татарстан Милли музее ишегалдында 1930нчы еллар стилендәге джаз музыкасы концерты узачак. Бу хакта ТР Милли музее хәбәр итә.
Сәхнәдә Казанның «Фантазия» хатын-кызлар джаз оркестры чыгыш ясаячак. Концерт программасында Александр Ключарев, Алмаз Монасыпов, Олег Лундстрем, Шамил Шәрифуллин һәм башка күренекле композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
Кичәдә ретро-джаз белән татар көйләре үрелеп барачак. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз