news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее иртәгә гаиләләрне бушлай мәдәни чараларга чакыра

Иртәгә 12.00-15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә белән» программасы узачак. 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр музейга гаиләләре килгән кунаклар өчен керү бушлай.

«12.00 сәгатьтә музейның конференцияләр залында Маковскийлар гаиләсе классик музыка концерты куя. Сергей Прокофьев, Иоганн Себастьян Бах, Людвиг ван Бетховен, Фредерик Шопенның фортепиано әсәрләрен Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең урта махсус музыка мәктәбе укытучысы Ольга Маковскаяның укучылары башкарачак. Чыгыш ясаучылар арасында педагогның кызы Анастасия Маковская да бар», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

13.00 сәгатьтә музейда «Семейные страницы истории» иммерсив экскурсия оештырыла. Төрле тарихи чорларда гаилә төзелеше һәм танылган тарихи шәхесләрнең гаилә традицияләре белән танышу көтелә. 14.30 сәгатьтә музейның конференцияләр залында бөтен гаилә өчен күләгәләләр театры тәкъдим ителә. Театрның тарихы, серләре турында сөйләнеләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100