news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее «Ике дустыңны алып кил - бер билетны бушлай ал» акциясе уздыра

Дусларын, коллегаларын, туганнанрын алып килгән кеше музейга бушлай керә алачак.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Милли музеее үз дусларына 30 марттан башлап, һәр пәнҗешәмбе көнне 16.00дән 19.00 сәгатькә кадәр,– «Ике дустыңны алып кил – бер билетны бушлай ал» акциясе үткәрәчәк. Дусларын, коллегаларын, туганнанрын алып килгән кеше музейга бушлай керә алачак, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

Бүген зур бинаның ике катында – «Татарстанның борынгы тарихы», «XVIII гасырда Казан губерниясе», « Алтын татар хәзинәсе» экспозицияләре, “Татарстанның урта гасыр тарихы”, “Православ мәдәнияте раритетлары” уникаль күргәзмәләре, “Уникенче ел яшене”, “Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918 еллар» хәрби күргәзмәләре, «Осталарның алтын куллары: татарларның халык һөнәрләре»,этнографик күргәзмәсе һ.б тәкъдим ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100