news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли музее флешмоб башлануын игълан итте

Маяковский, Хлебников һәм Такташ шигырьләрен камерага укып, һәр теләгән кеше тарихи вакыйга белән “илһамлана” ала.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Милли музее 1917 елгы Октябрь революциясе 100 еллыгына багышланган “Революция белән илһамланганнар” флешмобы башлануын игълан итте. Бу хакта музей матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Тарихи вакыйга белән һәр теләгән кеше "илһамлана" ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә Татарстан Милли музее берлегенә керергә, камерага Владимир Маяковский, Велимир Хлебников яки Хади Такташның революциягә багышланган теләсә кайсы шигырен рус яки татар телендә укырга кирәк.

Аннары флешмобта катнашучы 3 ноябрьгә кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә музей төркемендә #вдохновленныереволюцией #ночьискусств хэштегы белән язмасын урнаштырырга тиеш. Моннан тыш, ТР Милли музейда “Сәнгатьләр төнендә” 13-17.00 сәгатьләрдә флешмобта катнашырга мөмкин.

Җиңүчегә А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музеена билет тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100