news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музее директоры урынбасары: Мәктәп безгә килмәсә, без мәктәпкә барабыз

Татарстан Милли музее директоры урынбасары: Мәктәп безгә килмәсә, без мәктәпкә барабыз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Милли музее директорының мәдәни-белем бирү эшчәнлеге буенча урынбасары Зәринә Сафина музейның «Пушкин картасы» буенча эшчәнлеге турында сөйләде.

Милли музейның 15 филиалы бар. «Без беренчеләрдән булып «Пушкин картасы»н актив гамәлгә кертә башладык. Мәктәп безгә килмәсә, без мәктәпкә барабыз, белем бирү программаларын тәкъдим итәбез. Ун районга бардык инде. Чистай, Спас, Яшел Үзән, Лаеш, Арча, Питрәч, Актаныш районнары аеруча актив. Без тәкъдим итә торган күп кенә программалар мәктәп программасына яраклаштырылган. Безгә туган тел, тарих укытучылары мөрәҗәгать итә, безнең программалар уку программасына өстәмә материал кебек», – дип белдерде Зәринә Сафина.

Ул һөнәр сайлау алдында торган укучылар өчен махсус экскурсия маршрутлары булуын, аларда Татарстан предприятиеләре турында сөйләүләрен, югары уку йортлары, хәрби кафедралар белән эш алып барылуын билгеләп узды.

«Программалар киңәйтелә. Тарихны кызыклы итеп сөйләргә тырышабыз. I сыйныфта бездә булып, аннары олырак класста янә килеп, балаларның безне танып алулары сөендерә», – диде Зәринә Сафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot