Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музее «Бүләкләр көннәре» акциясен башлап җибәрә
Киләсе атнада ТР Милли музеенда «Бүләкләр көннәре» акциясе старт ала. Ул 5 апрельдә узачак оешманың 130 еллык юбилеена багышланган.
Шәһәр халкы музейга антиквариат (сәгатьләр, статуэткалар, фарфор, шәмдәлләр), XVIII-XIX гасыр мебельләрен, инкыйлабка кадәрге фотосурәтләрне, этнографик предметларны, шулай ук хәрби тема белән бәйле әйберләрне (МХО, Сирия, Чечня, Әфганстан, Бөек Ватан, Гражданнар, Беренче бөтендөнья сугышлары) тапшыра ала. Экспонатларны кабул итү документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә кунакларга үзләре белән паспорт алырга кирәк.
Көн саен, 1 апрельдән 4 апрельгә кадәр, 10:00 нан 17:00 сәгатькә кадәр, Казан халкын ТР Милли музеенда (Кремль ур., 2) көтәләр. Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)292-85-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
3 апрель көнне, 14:00 тән 20:00 сәгатькә кадәр, музей өчен предметларны «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Борхан Шаһиди ур., 7) тапшырырга мөмкин булачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)249-50-23.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз